Андрей Артизов Татарстан Республикасы Президентына һәм республика хөкүмәтенә архив өлкәсенә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде

07 Декабря 2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Тантаналы чара Ленин исемендәге мәдәният сараенда узды.

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов архивлар – ул һәр дәүләтнең стратегик ресурсы, дип ассызыклады. "Чорлар бәйләнешен торгызып һәм халыкның документаль мирасын саклап калып, архивчылар зур эш башкаралар", - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Архивларның коллектив хәтер институты булуын истә тоту мөһим. Үткәннәрен югалтып, һәр халык киләчәктә күпне югалта. Татарстан архивчылары киләчәктә дә аларга тапшырылган эшне лаеклы башкарырлар һәм документаль мирасны кадерләп сакларлар. Сезнең тырыш хезмәтегез иң олы хөрмәткә лаек”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Президенты архив хезмәте хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Архив хезмәте ветераны Людмила Горохова республикада архив эшен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Рәйсә Богомолова бүләкләнде.

«Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Гүзәл Фәезова һәм Мәдинә Кәлимуллина «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре»исеменә лаек булдылар.

Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге башлыгы Людмила Спиринага һәм "Татарстанның медицина техникасы һәм фармациясе" дәүләт унитар предприятиесенең гомуми бүлеге баш белгече-архивариусына тапшырылды.

Архив хезмәте тарихында беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивына документларын тапшыручы оешмалар арасында конкурслар үткәрелде.

«Коммерция оешмасы булмаган оешманың иң яхшы архивы» (Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы) һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы» «Челтәр компаниясе» ачык акционер җәмгыяте) республика конкурсларында җиңүчеләргә Рөстәм Миңнеханов 1 миллион сумга сертификатлар тапшырды.

Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов үз чыгышында Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Хөкүмәтенә тармакка даими игътибар һәм республиканың милли байлыгын саклап калулары өчен рәхмәтен белдерде. Соңгы берничә ел эчендә республика архив тармагы үсешенә 2 млрд. сумнан артык акча кертелгән.

“Бүгенге көндә республика муниципаль архивларының 87 проценты тулысынча ремонтланган һәм заманча стандартларга туры килә. Мондый югары күрсәткечләр, мин ачыктан-ачык әйтәм, Россиядә беркаяда да юк. Бу сан тиздән 100 процентка җитәчәк, дип ышанам», - диде ул.

Андрей Артизов Федераль архив агентлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды. Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймовка һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Наталья Горицкаяга «Мактаулы архивчы" күкрәк билгесе тапшырылды.

Федераль архив агентлыгының Мактау грамотасы белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәре Гөлнара Минҗанова, «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре Марина Левина, Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Эш башкару идарәсенең архив бүлеге башлыгы Люция Шәмсевәлиева, Татарстан Республикасы прокуратурасының хокукый статистика идарәсенең 1 нче дәүләт статистика бүлеге баш белгече Наталья Шкапина бүләкләнделәр.

Федераль архив агентлыгы боерыгы белән Архив эше өлкәсендә намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гөлнара Касыймовага һәм Татарстан Республикасы Президенты Эшләр идарәсенең гомуми бүлегенең архив эше секторы мөдире Рамилә Латыйповага Федераль архив агентлыгы рәхмәте белдерелде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова да бәйрәм концертында рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясады.

“Бүген, Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчелеге ярдәме белән республикада архив эше яңа үсеш баскычларына чыга. Без яхшы нәтиҗәләргә ирештек: архив эшен мәгълүматлаштыру өлкәсендә күп проектлар гамәлгә ашырыла, муниципаль архивлар арасында грант ярдәме алу өчен чираттагы конкурс үткәрелде, «Иң яхшы архив» һәм «Минем шәҗәрәм»республика конкурслары узды”, - диде үз чыгышында Гөлнара Габдрахманова.

Архивчылар алдында ирешелгән дәрәҗәне саклап калу гына түгел, аны яңа үрләргә күтәрү бурычы да тора. Ел саен архив мәгълүматларына ихтыяҗ арта. Архивчылар җилкәсендә безнең тарихи мирасны саклау һәм арттыру буенча җаваплы миссия», - диде Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.

Гөлнара Габдрахманова «Минем шәҗәрәм " республика балалар-яшүсмерләр генеалогик тикшеренүләр конкурсында җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә сертификатлар тапшырды. Дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды:

  • Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Мөслим лицее"нең 2нче сыйныф укучысы Камил Әхмәтшинга;
  • Казан шәһәре Идел буе районы 139 нчы гимназиясенең 7 сыйныф укучысы Николай Синицынга;
  • Казан шәһәре Киров районы 15 нче татар гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Илзия Нәҗиповага;
  • "Казан педагогика көллияте”нең 1 курс стууденты Зәринә Дәүләтшинага.

«Минем шәҗәрәм» республика генеалогик тикшеренүләр конкурсында беренче урын алган җиңүче дипломы һәм истәлекле бүләк сертификаты «Тарихи-генеалогик тикшеренүләр тәҗрибәсе (яки минем татар бабам)» тикшеренү эше өчен Алексей Осиповка тапшырылды.