Архивта һөнәри юнәлеш бирү

26 Марта 2019

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет учреждениесендә «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һөнәри юнәлеш бирү һәм аларны һөнәри адаптацияләү» проекты кысаларында Казан шәһәре укучыларына дәрес үткәрелде.

Дәүләт архивы хезмәткәрләре “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Е.Г. Ласточкина исемендәге Казан интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучыларына дәрес бирелде. Балалар өчен архив буенча экскурсия үткәрелде. Укучылар гражданнарны кабул итү залын, эш кабинетларын, уку залын, архивсаклагычны карадылар. Укучыларга дәүләт архивында мөмкин булган эш урыннары турында сөйләделәр: мөрәҗәгатьләрне кабул итү һәм эшкәртү, кәгазь чыганакларда булган документларны һәм кинодокументларды цифралаштыру, документларны реставрацияләү, эшләрне тегү,  генеалогик тикшеренүләр алып бару. Укучылар үзләре дә архив эшләрен оештыру процессында катнаштылар: документларны җыйдылар, бит саннарын куеп чыктылар, штамплар куйдылар.

Фоторепортаж: