Бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Новосибирск өлкәсе архивчылары белән очрашты

14 Декабря 2018

Бүген Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова Новосибирск өлкәсе архивчылары белән очрашты. Делегация составында Новосибирск өлкәсе дәүләт архив хезмәте идарәсе башлыгы урынбасары Елена Ивановская, Новосибирск өлкәсе дәүләт архив хезмәте идарәсенең автоматлаштырылган технологияләр һәм мәгълүмат белән тәэмин итү бүлеге башлыгы Дмитрий Компанец, «Новосибирск өлкәсе дәүләт архивы» дәүләт казна учреждениесенең автоматлаштырылган архив технологияләре бүлеге башлыгы Виталий Буренков, «Новосибирск өлкәсе дәүләт архивы» дәүләт казна учреждениесенең туплау, ведомство архивлары һәм эш башкару бүлеге әйдәүче архивчысы Ирина Колупаева бар.

Кунаклар электрон документлар әйләнеше өлкәсендә Татарстан архив хезмәте белгечләренең тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр.