ИСКЕ ҺӘМ ХӘЗЕРГЕ КАЗАН: «КАЗАН " АЭРОПОРТЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ АРХИВЫ УРТАК ПРОЕКТЫ.

01 Марта 2019

“Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы фоторәсемнәр күргәзмәсе ачылды. Республика башкаласы кунаклары һәм шәһәр халкы Казанның гасырлар дәвамында үзгәрүен күрә ала.  Күргәзмәдә XIX – XX гасырларга караган мәшһүр биналарның һәм корылмаларның фоторәсемнәре һәм аларның хәзерге күренешләре тәкъдим ителә.

Алар арасында Казан Кремле, «Казан» кунакханәсе, Тимер юл вокзалы фоторәсемнәре. Фотоларда Воскресенская урамындагы (соңрак В. И. Ленин урамы) Пассаж бинасы, Казан император университеты күренеше һәм шул ук бинаның ХХ гасыр күренеше дә бар. Шәһәр архитектура корылмаларының беренчел кыяфәтләре сакланып калуы казанлыларның үз мәдәни мирасларын кадерләп саклаулары турында сөйли.

Күргәзмә апрель ахырына кадәр дәвам итәчәк. Экспозиция 1А терминалының очып килү зонасында урнашкан.

Фоторепортаж: