Казан шәһәрендә "КамАЗ - машина төзелеше тармагы буларак» күргәзмәсе ачылды. Архивчылар "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнаштылар.

07 Декабря 2018

Казан шәһәрендә "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан» 18 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быел күргәзмәдә дөньяның биш иленнән һәм Россиянең 23 төбәгеннән 180 предприятие тәкъдим ителде.

“Татарстан Республикасы Дәүләт архивы” дәүләт бюджет  учреждениесе хезмәткәрләре " КамАЗ - машина төзелеше тармагы буларак” күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.

Экспозициядә Кама автомобиль заводының барлыкка килүе, аның үсешенең төп этаплары турында сөйләүче фоторәсемнәр тәкъдим ителә: 1969 елда КамАЗ төзелеш мәйданчыгында таш салу тантанасы, ремонт-инструменталь завод төзү, 1974 елда беренче КамАЗ җыю барышы, 1974-76 елларда Мәскәүдә Кызыл мәйданда «КамАЗ» автомобильләре.

Күргәзмә 2018 елның 5-7 декабрендә «Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә уза.

Фоторепортаж: