Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Артизов Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар

07 Декабря 2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов Татарстан Республикасы Дәүләт архивының яңа бинасын карадылар.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова хәбәр иткәнчә, саклагычта 9 метр биеклектәге яңа стеллажлар урнаштырылган, бу барлыгы 9 мең 316 киштә, анда 500 мең берәмлек саклау мөмкинлеге бар. Гөлнара Габдрахманова бина бу ел ахырында файдалануга тапшырылачак дип өстәде. Объектның гомуми мәйданы - 1134 квадрат метр.

Бу бинада республикада беренче тапкыр томан халәтенә китерелгән су белән янгын сүндерүче системасы урнаштырылган.

Ул суны аэрозоль хәленә китереп тарата, аның микрон кисәкчәләреннән нәзек су пленкасы хасил булып, пленка төтеннең таралуын туктата һәм янгынны сүндерә. Шуның белән документларның зарар күрү ихтималы кими.

Шулай ук архив саклагычта һава кондиционерлау һәм вентиляция системасы урнаштырылган. Бинада автоматик режимда һава җылылыгы һәрвакыт 17-19 градус һәм дымлылык 50% тәшкил итәчәк.