Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында семинар үтте

03 Марта 2017

2017 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Архив кинофотофономатериаллары һәм электрон документлар белән эшләү, аларны саклау һәм каталоглаштыруның инновацион технологиясе”нә багышланган семинар үтте. Семинарда «Информейшн Технолоджис Медиа Групп» (Белоруссия) фирмасы вәкилләре Г. Верниковский һәм А. Малицкий, Марий Эл Республикасы Аудиовизуаль дәүләт архивы  хезмәткәрләре, “Татаркино” дәүләт бюджет кинематография учреждениесе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре катнашты.