Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Татарстан тарихында хатын-кызлар” исемле күргәзмә ачылды

03 Марта 2017

2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында “Татарстан тарихында хатын-кызлар” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә республика хатын-кызларының Октябрь инкыйлабына хәтле, Бөек Ватан сугышы елларында һәм хәзерге вакытта тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы документлар тәкъдим ителә. Алар һәркайсы кызыклы шәхес, барысын да кешеләргә һәм илгә файда китерү теләге берләштерә. Экспозициядә педагог һәм меценат Ф. Г. Аитова, Татарстан АССРның һәм РСФСРның халык артисты Ф. С. Ильская, беренче татар хатын-кыз очучы С. Яруллина, җырчы һәм композитор С. Г. Садыйкова, олимпия чемпионнары О. Н. Князева, Н. Ф. Гыйләҗева һәм  В. Г. Никонова, атказанган укытучы З. Д. Гомәрова, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре И. С. Донская, татар язучысы Л. Ф. Ихсанова һәм башкаларның хатлары, истәлекләре, тәрҗемәи хәлләре, фоторәсемнәре, мактау грамоталары, таныклыклары, газеталары һәм башка документлар бар.