Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тикшерү үткәрде

07 Июня 2017

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше  өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты – КАИ” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрде. Тикшерү нәтиҗәсендә тикшерү акты төзелде һәм архив эше турындагы законнарның үтәлүендә ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.