Татарстан Республикасы Дәүләт архивы IV регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты

15 Мая 2017

2017 елның 11-12 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивының  сектор мөдире Р. Б. Садыйкова “Партия архивлары. Үткән һәм хәзерге заман, үсеш перспективалары” дип аталган IV регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. Чара Свердловск өлкәсе Архивлар идарәсе, Пермь крае Архив эшләре агентлыгы һәм Пермь дәүләт иҗтимагый-сәяси тарих архивы тарафыннан оештырылган иде. Ул Пермь шәһәрендә үтте. Конференциядә катнашучылар элеккеге партия архивлары материалларыннан файдалану һәм аларны бастырып чыгару турында фикер алыштылар. Р. Б. Садыйкова “КПСС Татарстан өлкә комитеты элеккеге партия архивы фондларының мәгълүмати потенциалы һәм аның мөмкинлекләреннән файдалану” дигән темага чыгыш ясады.

Фоторепортаж: