Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында киңәшмә узды

05 Июня 2017

2017 елның 2 нче июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының архив өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды. Җыелышта министрлык һәм ведомстволарның документларын саклау вакыты күрсәтелгән исемлек проектларын эшләү буенча сораулар каралды һәм оешмаларның архив эшчәнлеген алып баруда төп таләпләр аңлатылды.