Эш башкаруның һәм архивның актуаль мәсьәләләре буенча семинар

28 Декабря 2018

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында район авыл җирлекләре башкарма комитетлары секретарьлары өчен эш башкаруның һәм архивның актуаль мәсьәләләре буенча укыту семинары узды. Исәпкә алу документларын тоту, даими һәм озак вакытлы сакланучы документларны рәсмиләштерү, архив документларын саклау режимнарын тәэмин итү белән бәйле проблемалар каралды.

Чыганак