Архив новостей

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тикшерү үткәрде
07.06.2017
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү университеты – КАИ” югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында киңәшмә узды
05.06.2017
2017 елның 2 нче июнендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының архив өчен җаваплы хезмәткәрләре катнашында җыелыш узды.
Татарстан архивчылары Госманлы архивында стажировка үттеләр
17.05.2017
2017 елның 8 маеннан 12 маена кадәр чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән Татарстан архив хезмәтенең биш хезмәткәре Истанбулда Төркия Республикасы Премьер-министры каршындагы Госманлы архивында стажировка үттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивы IV регионара фәнни-гамәли конференциядә катнашты
15.05.2017
2017 елның 11-12 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт архивының сектор мөдире Р. Б. Садыйкова “Партия архивлары.
Татарстан архивчылары Казан мәктәпләрендә батырлык дәресләре үткәрделәр
05.05.2017
Бөек Ватан сугышындагы Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы баш белгече Э. Ф. Миңнуллина Казан шәһәренең 89 нчы урта мәктәбендә 1-4 нче сыйныф укучыларына “Советлар Союзы Геройлары булган якташларыбыз” һәм “Хәрби балачак (Бөек Ватан сугышы балаларына багышлана...)” темаларына батырлык дәресләре үткәрде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында семинар узды
21.04.2017
2017 нче елның 20 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Даими сакланучы һәм эш-хезмәт документларын хисапка алу исемлеге төзү. Документларны тегү кагыйдәләре” темасына семинар узды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тикшерү үткәрде
05.04.2017
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “Техник инвентаризацияләү бюросы” Республика дәүләт берләштерелгән предприятиедә тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Экология елына багышланган күргәзмә ачылды
04.04.2017
2017 елның 4 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында Экология елына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланучы шимбә өмәләре тарихын һәм әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган чараларны яктырткан документлар тәкъдим ителә.
“Тарихи бранч” клубының “Татар гаиләсе – 100 ел элек һәм бүгенгесе” темасына багышланган утырышы узды
04.04.2017
2017 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Тарихи бранч” клубының “Татар гаиләсе – 100 ел элек һәм бүгенгесе” темасына багышланган утырышы узды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тикшерү үткәрде
30.03.2017
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан Татарстан Республикасының социаль-икътисади мониторинг комитетында тикшерү үткәрде.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты планнан тыш тикшерү үткәрде
07.03.2017
Архив эше турында законнарның, шул исәптән архив эше өлкәсендә тапшырылган дәүләт вәкаләтләре үтәлүен тикшерү максатыннан Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының дәүләт контроле секторы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты архив бүлегенә командировкага бардылар.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Татарстан тарихында хатын-кызлар” исемле күргәзмә ачылды
03.03.2017
2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының күргәзмәләр залында “Татарстан тарихында хатын-кызлар” исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә республика хатын-кызларының Октябрь инкыйлабына хәтле, Бөек Ватан сугышы елларында һәм хәзерге вакытта тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы документлар тәкъдим ителә.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында семинар үтте
03.03.2017
2017 елның 1 мартында Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Архив кинофотофономатериаллары һәм электрон документлар белән эшләү, аларны саклау һәм каталоглаштыруның инновацион технологиясе”нә багышланган семинар үтте.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивына Алибеман Эгбали Зарч килде
02.03.2017
2017 елның 27 февралендә Казандагы Иран Ислам Республикасы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч Татарстан Республикасы Дәүләт архивында булды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты лекторийда катнашты
28.02.2017
2017 елның 28 февралендә Тойо Бунко (Япониянең Көнчыгыш китапханәсе) чакыруы буенча Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының архив документларыннан гыйльми файдалану һәм халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе И. А. Мөстәкыймов китапханәгә йөрүчеләр алдында “Татарстан Республикасы Дәүләт архивында татар һәм көнчыгыш халыкларның тарихы буенча документлар” темасына лекция укыды.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тикшерүләр үткәрде
27.02.2017
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты 2017 нче елгы тикшерүләр планы буенча архив эше өлкәсендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарын бозуны булдырмау һәм киткән бозуларны төзәтү максатыннан “А. Ф. Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе” дәүләт бюджет сәламәтлек саклау учреждениесендә һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында тикшерүләр үткәрде.
Татарстан Республикасы дәүләт архив хезмәте хезмәткәрләре “Лыжня России – 2017” массакүләм ярышларда катнаштылар
21.02.2017
2017 елның 18 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре Казан шәһәрендә үткән “Лыжня России – 2017” XXXV ачык Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында.
Татарстан архив хезмәте җитәкчесе Төркия Җөмһүрияте Баш консулы белән очрашты
20.02.2017
2017 елның 16 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе И. Х. Әюпова Төркия Җөмһүрияте Баш консулы Турхан Дилмач белән очрашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт архивында бәйгедә җиңүчеләрне котладылар
17.02.2017
2017 елның 14 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт архивында “Минем шәҗәрәм” исемле Республика балалар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бәйгедә Татарстан мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында фәнни-гамәли конференция үтте
17.02.2017
2017 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында “Казан обводы”ның (Казанны алман фашист гаскәрләре һөҗүменнән саклау өчен шәһәр янында төзелгән оборона корылмалары) 75 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция үтте.

Pages