Архив документлары нигезендә тарих дәресе

29 Января 2019

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетында Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чаралар узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре «Казан төзелеш көллияте» укучылары өчен "Татарстанның блокададагы Ленинградка ярдәме" темасына дәрес үткәрделәр.

Дәрестә катнашучыларны Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары А. Тарабукин сәламләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт архивында Ленинград һәм Татарстан арасында сугыш елларында икътисади, фәнни һәм мәдәни өлкәләрдә барлыкка килгән үзара бәйләнешләр турында күп кенә документлар сакланган. Алар арасында Татарстан АССРга эвакуацияләнгән Ленинград оборона сәнәгате заводлары турында, Ленинград шәһәрен азык-төлек белән тәэмин итү турында документлар бар. Татарстан үзендә эвакуацияләнгән күп кенә ленинградлыларны кабул итте” - дип әйтте үзенең чыгышында А. Тарабукин.

Башта укучылар Татарстанның фронтка ярдәм итүе турында фильм карадылар, аннары аларга Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан белән Ленинград арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр. Дәресне йомгаклап Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Татарстан Дәүләт архивы фондларында республика тарафыннан эвакуацияләнгән ленинградлыларга күрсәтелгән ярдәм турындагы документларның асыл нөсхәләре саклана.